Исламда күз тию нәрсә ул һәм кеше чыннан да икенче берәүгә күз тидерә аламы? | Имамнан сорыйк
Бүгенге чыгарылышта "Күз тию" темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Казан Нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов җавап бирә. 01:11 Исламда күз тию нәрсә ул һәм кеше чыннан да икенче берәүгә күз тидерә аламы? 03:44 Бер кешегә сокланып караганда яки аны мактаганда, күз тиюдән саклану өчен мөселман кешесе нәрсә эшләргә тиеш? 06:59 Күз тиюнең Исламда чынлап та булуына нинди дәлилләр бар һәм аны хорафаттан ничек аерырга? 10:36 Кеше үзендә яки якыннарында күз тию булганын ничек аңлый ала, аның билгеле бер билгеләре бармы? 14:12 Ислам күзлегеннән караганда, үзеңдә булган нигъмәтләрне башкаларга күрсәтү күз тиюгә сәбәп булырга мөмкинме? 19:01 Исламда күз тиюдән дәвалануның дөрес юлы нинди? Коръән аятьләре һәм догалар белән дәваланырга мөмкинме? 21:54 Күз тиюдән саклану өчен төймә, бөтиләр, җепләр яки башка төрле әйберләр куллану Исламда рөхсәт ителәме? 24:29 Көнләшү белән күз тию арасында нинди аерма бар, кешенең начар ниятсез генә дә күз тидерүе мөмкинме? 29:26 Ата-аналар балаларын күз тиюдән Ислам кушканча ничек саклый ала һәм артык шикләнү дөресме? 35:31 Мөселман күз тиюдән курку белән тормыштагы һәр авырлыкны шуңа бәйләү арасындагы дөрес чикне ничек сакларга тиеш? 40:30 Күз тиюдән котылу юллары 175
Название:
Исламда күз тию нәрсә ул һәм кеше чыннан да икенче берәүгә күз тидерә аламы? | Имамнан сорыйк
Категория:
Телепередачи